Дөньяда ниләр бар?
14 июль 2023, 07:07

Инде самолетлар бирергә җыеналар

Русия чит ил эшләре министры Сергей ЛАВРОВ АмериканыңУкраинага F-16 самолетларын озатырга җыенуы җәһәтеннән белдерү ясады.

Инде самолетлар бирергә җыеналарИнде самолетлар бирергә җыеналар
Инде самолетлар бирергә җыеналар

"Мәскәү Американың F-16 истребителләрен тапшырырга җыенуы фактын атом-төш өлкәсендә янау итеп кабул итәчәк. АКШ үзенең НАТО буенча союздашлары белән Русия белән турыдан-туры кораллы бәрелешү куркынычын тудыра. Аның нәтиҗәләре куркыныч һәлакәткә китерүе мөмкин. Сугыш хәрәкәтләре барышында безнең хәрбиләр әлеге төрдәге самолет атом-төш коралы белән коралландырылганмы-юкмы икәнлеген тикшереп тормаячак. Украина Кораллы көчләрендә мондый системалар пәйда булуы безнең тарафтан Көнбатыш ягыннан атом-төш өлкәсендә янау буларак кабул ителәчәк", - диде ул.

Фото:az.sputniknews.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас