Дөньяда ниләр бар?
13 Июля 2023, 15:28

Кытай хәрби күнекмәләрен ешайта

Соңгы вакытта Кытай Тайвань тирәсенә бик күп хәрби самолетлар җибәргән.

Добавить в предпочтительные источники Google
Кытай хәрби күнекмәләрен ешайтаКытай хәрби күнекмәләрен ешайта
Кытай хәрби күнекмәләрен ешайта

АКШ һәм Канада парламентлары вәкилләренең утрауга кылган сәфәреннән соң Кытай бу адымга барган.
Кытайның 32 самолеты Тайвань бугазының ике дәүләт арасындагы суны урталай бүлгән линияне кисеп чыккан. Самолетлар диңгез һәм һава күнекмәләре үткәрү сәбәбе белән хәрби кораблар белән берлектә эш иткән. Тайвань хәрбиләре Кытай самолетлары һәм корабларын даими күзәтүдә тоткан.
Мәгълүм булуынча, КХР утрауга очышларын ешайтты. Соңгы тапкыр шундый очышны киңкүләмле хәрби күнекмәләр кысаларында моннан 3 ай элек үткәрде. КХР кораблары 1954 елда АКШ билгеләгән су линиясен даими кисеп чыга. Бу исә Тайваньның аз санлы армиясен туктаусыз киеренкелектә тота. Кытай Тайваньны үзенең бер кисәге итеп саный һәм утрауны кушу яклы чыгыш ясый.

Фото:radiosputnik.ria.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас