

Новаторлык препараты теш үстерү мөмкинлеген бирәчәк дип диелә. Клиник сынауларның бер елдан башлануы көтелә.
Галимнәр зур тикшеренүләрдән соң, өченче тапкыр тешләр үстерү өчен, кешенең үзендә кирәкле бөтен нәрсә барлыгын, тик билгеле бер аксымның моңа мөмкинлек бирмәвен ачыклаганнар. Галимнәр бу аксымның эшчәнлеген нейтральләштерүче антитәнчек чыгарган.
Тычканнарда үткән тәҗрибәләр даруның нәтиҗәлелеген күрсәткән — дару өченче буын тешләр үсүен «уятып» җибәрәчәк.
Яңа тешләргә ия булу — теш белән җәфаланган күпләрнең зур теләгедер. Чөнки тешләр — матурлык кына түгел, сәламәтлек тә. Әлеге даруны уйлап табу — революцион яңалык. Аннары, белгечләр әлеге даруның якын елларда сатуга чыгу ихтималлыгына ныклап ышаныч белдерәләр. Клиник сынауларны 2024 елда үткәрү планлаштарылган. Киңкүләм сатуга исә 2030 елларга әзерләмәкчеләр.
Фото: temperaturka.com