

Екатеринбургта яшәүчеләр 40 градуслы эсселәргә карамастан, фатирларына җылы бирүгә зарлана. Бүген, 11 июль көнне, шәһәрдә термометр баганалары күзәтүләр тарихында рекордлы дәрәҗәгә күтәрелде. Шварц урамындагы 10/2 йортта яшәүче хатын-кыз, шулай ук Белинский урамындагы 220 йортта яшәүче хатын-кыз фатирында җылы бирүгә зарланган.
Йортларның берсенең авария хезмәтендә җылыту системасын кайнар су белән юарга карар иттек, дип белдергәннәр. Икенче бер йортның милекчеләре ширкәтендә бу хәлнең сәбәпләрен белмәүләрен әйтәләр.
Екатеринбург җылылык челтәре компаниясенең матбугат хезмәте бу хәлне йорт эчендәге челтәрләрнең нюанслары дип атады. "Идарәче компанияләр кышка әзерлек алып баралар, бәлки, системаны йорт эчендә юып чыгару буенча ниндидер эшләр башкарганнарңыр", – дигәннәр анда.
Да-а-а-а, җәмәгать. Шундый эсседә фатирдагы торбалардан да җылы бөркеп торса, харап бит...
Чыганак: lenta.ru