Дөньяда ниләр бар?
11 июль 2023, 08:24

Африкада кар яуган

Бездә җәйнең чыдап булмаслык челләсе, ә анда - кыш. 

Африкада кар яуганАфрикада кар яуган
Африкада кар яуган

 Без әле эссегә чыдый алмыйбыз, ә менә Африкада кар яуган.

Андагы иң зур шәһәрләрнең берсе Йоханнесбургка кичә чын-чынлап кыш килгән.Олылар да, балалар да шатлана һәм фотога төшә. Бу шәһәрдә кар соңгы тапкыр 10 ел элек яуган булган. Көнбатыш районнарында дүшәмбегә каршы төндә үк ява башланган. Кайбер урыннарда кар 10 сәгатьтән артык туктаусыз яуган, ди.

Әлеге вакытта Африкада кыш мизгеле, ләкин халык, мондый табигать күренешеннән, татарча әйткәндә, "в шоке" булган. Кайбер балалар карны беренчегә күргән. Әй шатланалар, ди. 

Африкада кар яуган
Африкада кар яуган
Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас