

11 яшьлек кыз әни булган Новосибирск өлкәсендә 11 яшьлек кыз иң яшь әни булган. Бу хакта төбәкнең Сәламәтлек саклау министры урынбасары Татьяна Анохина хәбәр иткән. "Безнең төбәктә дә балигъ булмаган кызлар арасында авырга узучылар очрап тора. Ләкин 4нче сыйныф укучысының табуы - 10 ел эчендә беренче очрак. Яңа туган бала сәламәт, аның белән бар да яхшы", - дигән ул. Һәм әлегә яшь әнинең язмышы турында бернинди дә хәбәр юк. Бу баланың әти-әнисе кая карады икән? Ходай үзе сакласын инде, балаларыбыз тәүфыйклы һәм иманлы булып үссеннәр.