Дөньяда ниләр бар?
9 июль 2023, 20:43

Айфон сатып алыр өчен ел буена акча җыйган

Телефон дип һушларын югалталар инде...

letsgophotos.ruletsgophotos.ru
Фото:letsgophotos.ru

Подмосковьеда яшәүче укытучы бер ел буена  iPhone сатып алыр өчен акча җыеп килгән, әмма ахырда сатып алынган айфоны муляж булып чыккан. Хәзер ул гаджетка тотынган акчасын кайтарырга тели, әмма сатучы баш тарта.

Мытищи шәһәрендә яшәүче 48 яшьлек Александра  ел буена тырышып эшли – дәресләр үткәрә, балаларның өйөгә бирелгән эшләрен тикшерә. Һәм шул вакыт эчендә ул өр-яңа iPhone сатып алырга хыяллана, бар акчасын шуна җыя. Ниһаять, 128 мең сум акча җыйгач, укытучы  хыялын тормышка ашырырга дип кибеткә китә. Салонда ул сатып алганчы смартфонны яхшылап карарга ниятли, әмма кибеттәге консультант кыз айфонны сатып алгач кына карарга ярый, ди. Һәм Александрага компьютер аша кибеттә сатылган айфон модельләрен күрсәтә. Хатын iPhone 14 Pro Max моделен сайлый. Шуны сатып алып, бәхетле хатын өенә кайтып китә. Әмма аның шатлыгы бик тиз сүрелә: телефон тартмасында “алмалы” смартфон булмый. Аның урынына муляж салганнар. Хәзер укытучы хатын гаджетлар салонына шикаятьләр яза, әмма аңа акчасын кайтарудан баш тарталар. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас