Дөньяда ниләр бар?
9 июль 2023, 04:08

СВОдан ялга кайту белән сөйгәненә тәкъдим ясаган

Исән-сау кайтып,  бергә-бергә яшәргә язсын!

СВОдан ялга кайту белән сөйгәненә тәкъдим ясаганСВОдан ялга кайту белән сөйгәненә тәкъдим ясаган
СВОдан ялга кайту белән сөйгәненә тәкъдим ясаган

Махсус хәрби операциядән отпускка кайткан солдат сөйгәненә тәкъдим ясарга шулкадәр ашыккан ки, ул аңа Екатеринбург аэропортында кияүгә чыгарга чакырган. Кичә алар искиткеч туй үткәргән. Кирилл белән Ксюша өч ел дуслашып йөриләр. Узган елның көзендә егет Донбассны якларга теләк белдерә. Тик ул бер нәрсәгә генә үкенгән - СВОга барыр алдыннан сөйгәненә тәкъдим ясамавына. Луганск халык республикасында мөмкинлек тугач та Кирилл Ксюшага йөзек сатып ала. Солдат сүзләренчә, иң авыр мизгелләрдә Кирилл Ксения белән бергә төшкән фотосурәтләрен карый, кесәсендәге йөзеген, урынында микән дип барлый һәм бу аңа көч биреп торган.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас