Дөньяда ниләр бар?
7 июль 2023, 19:58

Таксида туган сабый

Бала туу шундый бәхет бит ул!

SHOT Telegram-каналы.SHOT Telegram-каналы.
Фото:SHOT Telegram-каналы. 

Быел ярты ел эчендә  “Яндекс Такси” сервисы машиналарында  сигез сабый дөньяга килгән. Шундый вакыйгаларның берсе мартта булган, фотосурәттәге нәнигә инде өч ай. SHOT Telegram-каналы аларның хәлен белгән һәм баланың дөньяга аваз салу тарихы белән кызыксынган. Күптән түгел генә икенчегә әти-әни булган ир белән хатын машина салонында бала тудырырга курыкмауларын сөйли, һәм инде әлбәттә алар водительгә рәхмәтләр укый.

“Гадәти бер тыныч кич иде, соңрак хатыным тулгак тота башлады. Без аларны чын тулгак дип түгел, “тренировочный” дип кабул иттек, шуңа беркая да ашыкмадык. Әмма тулгаклар көчәйгәч, без акушер хатын белән элемтәгә кердек, ул  тиз рада бала табу йортына барырга кушты, ул нишләп без һаман анда бармавыбызга хәйран калган иде. Без такси чакырттык, тулгакларның бер дә “тренировочный” булмавы  көн кебек ачык иде, үзебез белән улыбызны да иярттек”, – дип сөйли яңа туган сабыйның әтисе Олег.

Ата кеше сүзләренчә, ул беренче балалары туганда хатыны белән булган, шуңа аңа бу юлы да әллә ни куркыныч булмаган. Бу юлы  сабый юлда туган. Ата кеше   бала таптырган арада такси водителе гаиләнең тәүге улларын карап (такси юлда туктаган, кая карама – транспорт агымы) торган. Нәтиҗәдә сабый тиз туган. Водитель исә үзен тыныч тоткан, артык һәм кирәкмәгән сораулар биреп бимазаламаган. Бүгенге көндә гаиләнең икенче уллары исән-сау үсеп ята, машинада йөрергә ярата, юлда көйсезләнми, ди. 

SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас