Дөньяда ниләр бар?
6 июль 2023, 09:21

Швеция НАТОга керерме?

АКШның дәүләт сәркәтибе Энтони Блинкен, Төркиянең чит ил эшләре министры Хакан Фиданга шалтыратып, Вильнюс шәһәрендә үтәчәк НАТО саммитында Швециянең НАТОга керүенә каршы килмәскә чакырган.

daytimenews.ru Швеция НАТОга керерме?daytimenews.ru Швеция НАТОга керерме?
Швеция НАТОга керерме?Фото:daytimenews.ru

АКШның дәүләт сәркәтибе Энтони Блинкен, Төркиянең чит ил эшләре министры Хакан Фиданга шалтыратып, Вильнюс шәһәрендә үтәчәк НАТО саммитында Швециянең НАТОга керүенә каршы килмәскә чакырган.

 “Бүгенге хәлиткеч вакытта безнең берләшүебез бик мөһим”, – дигән ул.

Төркия, стратегик хәвефсезлек күзлегеннән карап, Швециянең НАТОга керүенә риза түгеллеген белдергән иде. Аларның фикеренчә, Швециянең НАТОга керүе көч бирми, ә өстәмә проблемалар гына тудыра. Төркия Швецияне Көрдстан эшчеләр партиясе вәкилләренә сәяси сыену урыны бирүдә дә гаепли. Төрекләр бу партияне террористик дип исәплиләр.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас