

“Санкцияләр хезмәттәшлек итү өчен кырыс шартлар тудырдылар, - дип яза ул. – Әмма АЭС, авыл хуҗалыгы, фармацевтика, сәламәтлек саклау кебек мөһим өлкәләр дә бар бит әле”.
АКШ, Евросоюз һәм башка Көнбатыш дәүләтләр Русиягә каршы кырыс икътисади санкцяләр кертте. Евросоюз дәрәҗәсендә генә 11 пакет чикләүләр кабул ителде. Венгриядә бу чикләүләргә каршы берничә тапкыр чыгыш ясадылар, аларның Европа өчен зыянлы һәм нәтиҗәсез булуын ассызыкладылар. Будапешт, шулай ук, Украина белән Русия арасында тынычлык килешүе төзү яклы, Киевны корал белән тәэмин итүгә каршы. Алар Евросоюзның тынычлык фондыннан Киевка ярдәм итүне блокировкаладылар.