Дөньяда ниләр бар?
6 июль 2023, 09:11

Макрон – ике ут арасында

Франциядә инде бер атнадан артык массакүләм тәртипсезлекләр тукталмый. Һәр төнне меңләгән демонстрантлар урамнарга чыгып кибетләргә, мәктәпләргә, чиновникларның йортларына, автомобильләренә ут төртеп йөриләр.

reuters.com Макрон – ике ут арасындаreuters.com Макрон – ике ут арасында
Макрон – ике ут арасында Фото:reuters.com

 Бу тәртипсезлекләрне басарга 45 мең полиция хезмәткәре җәлеп ителгән. Ил җитәкчесе Эмманюэль Макрон бөтен сәфәрләрен туктатып, ашыгыч рәвештә киңәшмәләр үткәрә башлады.   

Илдә ризасызлык 17 яшьлек Наэль Мерзуканың һәлак булуыннан башланды. Руль артында китеп барган егетне документларын тикшерү өчен полиция туктата. Франциядә автмобиль йөртү өчен хокук 18 яшьтән генә бирелә. Шуңа егет кузгалып китәргә уйлый һәм полиция хезмәткәре аңа төзәп ата...

Полиция хезмәткәрләре, егет аларны машина белән тапарга уйлады дип белдерергә маташса да, читтән бу вакыйганы видеога төшереп торганнар. Видеодан күренүенчә, полиция хезмәткәренең берсе үзенең пистолетын салонга төбәгән һәм: “Әгәр урыныңнан кузгалып китсәң, атып үтерәм”, - дип янаган. Егет кузгалып китәргә уйлый һәм ату тавышы яңгырый...

Франция сәясәтчеләре, вакыйга булган Нантер шәһәре мэры да, президент Макрон да полиция хезмәткәре дөрес эшләмәгән дип белдерделәр. Үсмер егет аларга бер куркыныч та тудырмаган, аны атып үтерү өчен бер нигез дә булмаган. “Егетнең үлемен берничек тә аклап булмый”, - диде президент.

Әмма илдәге халыкны бу сүзләр генә тынычландырмады. Франциядә яшәүче Африка һәм гарәп тамырлары булганнар (һәлак булган егеттә дә Алжир тамырлары булган) аеруча нәфрәтләнде.

Илдә полиция хезмәткәрен яклаучылар да табылган: аның гаиләсенә ярдәмгә 1 миллион евро акча җыйганнар. Һәлак булган егеткә исә 189 мең евро җыелган булган.

Нәтиҗәдә Макрон ике ут арасында калган. Илдәге суллар аны ярлыларны һәм халыкның читләшкән катламнарын санга сукмауда гаеплиләр. Уң яклар аның көчне катырак кулланып һәм бөтен ил буенча гадәттән тыш хәл режимын кертүен таләп итә.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас