Дөньяда ниләр бар?
6 июль 2023, 09:13

Иран ШОС әгъзасы булды

ШОС – Шанхай хезмәттәшлек оешмасы – дәүләтләре башлыклары советы киңәшмәсендә Иранны үз сафларына алу турында карар чыгардылар. Хәзер Иран бу оешманың тулы хокуклы әгьзасы.

m.fishki.net Иран ШОС әгъзасы булдыm.fishki.net Иран ШОС әгъзасы булды
Иран ШОС әгъзасы булдыФото:m.fishki.net

 Саммит нәтиҗәләре буенча кабул ителгән Нью-Дели декларациясендә бу турыда әйтелгән.

2022 елның сентябрендә Самаркандта үткән саммитта Иран Ислам Республикасы ШОС әгъзасы-дәүләте статусын алу турындагы меморандумга кул куйган иде.  Моңа кадәр Иран бу оешмада күзәтүче дәүләт статусында торды.

Шанхай оешмасы 2001 елда оештырылды. Башта анда Кытай, Русия,  Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан керде. 2017 елда Һиндстан белән Пакистан тулы хокуклы әгъза статусын алды. Әфганстан, Белоруссия белән Монголия күзәтүче дәүләт булып торалар.

Оешманың максаты – хәвефсезлек, тотрыклылыкны ныгыту, террорчылык белән көрәш, икътисад, энергетика һәм мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү. Әзербайҗан, Әрмәнстан, Камбоджа, Непал, Төркия һәм Шри-Ланка сөйләшүләр партнеры булып торалар. 2023 елда бу статусны Берләшкән Гарәп Әмирлекләре алды.

Бу 23 нче саммит Һиндстан рәислегендә үтте. Анда күп полярлы дөнья төзү, тышкы агрессия белән көрәш турында күп сөйләнде.

РФ Президенты Владимир Путин  Иран җитәкчесе Ибраһим Раисины котлады һәм башка кандидатлар турында әйтеп үтте. “Белоруссиянең безгә кушылуы оешманың эшчәнлегенә уңай тәэсир итәчәк, чөнки алар безнең стартегик партнер булып торалар”, - диде ил башлыгы. Минск оешмага кушылу стадиясендә.

“Безнең оешманың абруе ныгый, башка дәүләтләр һәм халыкара структуралар ягыннан аның эшчәнлеге белән кызыксынучылар арта, - дип билгеләде Владимир Владимирович. – Күпләр аның эшенә кушылырга теләк белдерә. Безгә ышаналар, безнең белән дус буласылары килә һәм хезмәттәшлек итәргә телиләр”.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас