Дөньяда ниләр бар?
6 июль 2023, 09:15

Ихатасында буа ясаган

Бразилиянең футбол буенча җыелма командасы форварды Неймарны, үзенең участогында буа ясаганы өчен, 3,3 миллион доллар штрафка тарттырганнар.

rusnewshub.ru Ихатасында буа ясаганrusnewshub.ru Ихатасында буа ясаган
Ихатасында буа ясаганФото:rusnewshub.ru

 

Футболчы Рио-де-Жанейро шәһәрендә йорт сатып алган булган. Урындагы прокуратура фикеренчә, футболчы бу эшләрне экологик контроль үткәрмичә генә башкарган. Аны, шулай ук, “балчыкны күчерүдә” һәм “үсемлекләрне юкка чыгаруда” гаеплиләр.

Аноним шалтырату буенча табигатьне саклау хезмәткәрләре Неймарның йортын барып тикшергәннәр һәм андагы буада су керергә ярамый дип нәтиҗә чыгарып киткән булганнар. Әмма бу Неймарга социаль челтәрләргә үзенең буасында су кереп ятуын фотога төшереп куярга комачаулык итмәгән.

Хәзер аңа 3 миллион доллар штраф яный. Бу карарга шикаять белдерергә 20 көн вакыты бар әле.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас