Дөньяда ниләр бар?
4 июль 2023, 07:26

Тапкыр фермер этен “юлбарыс”ка әйләндергән

Афәрин! 

Һиндстанда яшәүче фермер Шрикант Говд еллар дәвамында басуларын маймыллар талаудан җәфаланган. Бермәлне ул үзе кебек бер фермерның  шундый бәладән котылыр өчен басуларында юлбарыс карачкысы куеп, берникадәр вакытка приматлар һөҗүменнән котылуын белгән. Әмма күп тә үтми маймыллар юлбарысның тере түгеллеген абайлаган һәм  явыз эшләрен дәвам иткән.

Шрикант исә чәч буявы сатып алган да, ничектер маэмаен тик кенә утырырга мәҗбүр итеп, аның тиресенә кара сырлар төшереп чыкан. Йөгергәләгән һәм бертуктаусыз өргән “юлбарыс”тан котлары очкан маймыллар фермерның басуларыннан эз суыткан.

Приматлар белән көрәш тагы да нәтиҗәлерәк булсын өчен, иренмәгән фермер басу буйларында юлбарыслар төшерелгән сурәтләр дә куеп чыккан.

Тапкыр фермерга афәрин!

 

Тапкыр фермер этен “юлбарыс”ка әйләндергән
Тапкыр фермер этен “юлбарыс”ка әйләндергән
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас