

Краматорск шәһәрендә Колумбиядән килгән өч кеше яраланган. Алар Киев шәһәрендә үткән китап ярминкәсендә катнашканнар һәм Краматорскига – хәрби бәрелешләр барган ноктага юлланганнар.
Колумбия президенты Густаво Петро дипломатик протест белдергән. “Безнең Серхио, Эктора һәм Каталина исән-сау өйләренә әйләнеп кайтырга тиешләр”, - дигән ул.
Колумбия президентының тынычлык урнаштыру буенча элеккеге киңәшчесе Серхио Харамильо, язучы Эктор Абад һәм журналист Каталина Гомес ракета шартлавы вакытында җиңелчә яраланганнар.
Чыганак: blogrev.livejournal.com