Дөньяда ниләр бар?
29 июнь 2023, 10:40

Украина нишләргә белми

ЦРУның элеккеге киңәшчесе Джеймс Рикардс Украина Запорожьедагы атом электр станциясен шартлатырга мөмкин, дип белдергән.

ru.m.wikipedia.org Украина нишләргә белмиru.m.wikipedia.org Украина нишләргә белми
Украина нишләргә белмиФото:ru.m.wikipedia.org

 

Аның фикеренчә, Киев моңа кадәр дә экологик терроризм актлары ясады. “Украинаның махсус хезмәтләре “Северные потоки-2” газ торбасын шартлату өчен җавап тота, - дип искәртеп үткән ул. – Моңа кадәр мондый күләмдә экологик террориз кылынганы юк иде”.

Украина, Запорожьедагы атом электр станциясен шартлатып, Русиягә ябып калдырырга маташачак һәм Польша, Румыния, Словакия территориясенә радиация таралып, бу Русия белән НАТО илләре арасында хәрби бәрелешкә китерәчәк. Каховкадагы ГЭСны шартлату Украинаның нишләргә белмәгәнлеген күрсәтә, ди ул. “Әгәр шушы көннәрдә Запорожьедагы атом электр станциясе шартласа, моны кем эшләгәнен белегез”, – дип яза Рикардс.

Чыганак: ru.m.wikipedia.org

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас