

Матбугат вәкилләре хәбәр итүенчә, үсмернең нәсел тамырлары Алжирдан булган.
Франция властьларының мондый ризасызлык күрсәткәннәрен күптән күргәннәре булмаган. Нәтиҗә – яндырыган 40 машина, җимерелгән 90 бина, ике дистәгә якын яралы жандармнар. Валь-Фурэ районы мэриясеннән көл генә калган.
Властьлар һәлак булучының гаиләсенең кайгысын уртаклашканнар, җинаять эшен тикшерергә вәгъдә итәләр, әмма ризасызлык белдерүчеләрне бу тынычландырмый.
Полиция хезмәткәрләре, документ тикшерү максаты белән автомобильгә туктарга кушалар. Руль артында утыручы 17 яшьлек егет туктамый, газга баса. Полиция хезмәткәрләре машинага ата башлый һәм егет автомобиле белән баганага барып бәрелә.
Бу вакыйганы читтән видеога төшереп торганнар. Полиция хезмәткәрләрен таптарга уйлагач ата башладык, дип белдерергә тырышсалар да, шаһитлар күп булу сәбәпле, эшне алай гына яба алмаячаклар. Егетнең әнисе улының якты истәлегенә “ак марш”ка чыгарга чакырган.
“Минем улыма атканнар. Хәзер миңа нишләргә? Минем ун улым юк, ул минем бер генә балам иде. Ул минем бөтен тормышым иде”, – дигән әнисе.
Бу вакыйга күпләрне тетрәндергән. Франциянең футбол буенча җыелма командасы капитаны Киллиан Мбаппе: “Миңа Франциям өчен бик авыр. Бөтен уйларым арабыздан бик иртә киткән Наэль исемле фәрештәнең гаиләсе һәм якыннары турында”, – дип язган.
Егеткә аткан жандармны кулга алганнар. Аны алдан уйлап үтерүдә гаеплиләр. Урамдагы тәртипсезлекләрне басар өчен 1200 жандарм чыккан.
Бу тәртипсезлекләр илдә социаль бунтка китерергә мөмкин, шуңа Франция президенты Эммануэль Макрон барсын да тынычланырга, биналарны җимермәскә чакыра. Ризасызлык акцияләренә илнең башка төбәкләрендә дә кушылалар. Чөнки былтыр документлар тикшергән вакытта жандармнар 13 кешене үтергән булган. Кулга алынган жандармнарның барсын да соңыннан иреккә чыгарганнар. Франция яшьләре гаделлек таләп итә һәм бунтны дәвам итәргә вәгъдә итә.
Чыганак: 024.by