Дөньяда ниләр бар?
29 июнь 2023, 10:30

Нинди Ирак сугышын әйткән?

АКШ президенты Джо Байден тагын ялгышкан, диләр...

24newnews.ru Нинди Ирак сугышын әйткән?24newnews.ru Нинди Ирак сугышын әйткән?
Нинди Ирак сугышын әйткән?Фото:24newnews.ru

АКШ президенты Джо Байден РФ Президенты Владимир Путин Иракта сугышта җиңелде, дип белдергән. РИА Новости мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Джо Байденнан: “Вагнер” шәхси компаниясенең хәрби фетнә чыгарырга маташуы Путинның абруен төшердеме?” - дип сораганнар. “Җавап бирүе авыр, әмма Путин Иракта сугышта җиңелә”, – дип җавап биргән. Ул, шулай ук, Русия җитәкчесен “бөтен дөньяның париясе” дип атаган. Пария Һиндстанда кагылгысыз каста булып санала.

Аңа кадәр Байденның Ак йортта чыгыш ясаган вакытта үзенә язып биргән текстны укып бетергәч: “Цитата тәмам” дип язылган сүзләрне дә укып куюы турында язганнар иде. Бу фразаны суфлерлар аңа киңәш буларак язганнар.

Чыганак: 24newnews.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас