Дөньяда ниләр бар?
29 июнь 2023, 10:27

Изге Корьәнгә кул сузганнар

Бөтен мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләгән беренче көндә Швециядә акылга сыймаслык хәл булды: Стокгольм шәһәрендә полиция Корьәнне бөтен кеше алдында ерткалап, аңа аягын сөртеп, яндырырга җыенучыга протест акциясе үткәрергә рөхсәт биргән.

mk.ru Изге Корьәнгә кул сузганнарmk.ru Изге Корьәнгә кул сузганнар
Изге Корьәнгә кул сузганнарФото:mk.ru

 

Стокгольмда беренчегә генә болай кыланулары түгел. 2023 елның башында Төркия илчелеге янында да Корьәнне мыскыл итеп яндырганнар иде һәм шуның аркасында Төркия белән Швеция арасында җәнҗал  чыкты. Шул сәбәпле Төркия Швециянең НАТОга керергә язган гаризасын хуплаудан баш тартты. Илнең премьер-министры Ульф Кристерссон альянсның 11-12 июльдә Вильнюс шәһәрендә үтәчәк саммитында НАТОга керергә өметләнүен әйткән иде, әмма аның бу өмете бик сүлпән, бер ышанычы да юк.

“Полициянең Корьәнне яндыру акциясен үткәрергә биргән рөхсәте законлы, әмма урынсыз”, - дип үз фикерен белдергән ул.

Бу вакыйгага РФ Президенты Владимир Путин да үз фикерен белдерде. “Корьәнне мыскыл итү – ул җинаять”, - диде ул. Дагыстанның Дербент шәһәренә эш сәфәре белән баргач: “Русия – Корьәнне һәм илнең мөселманнарын хөрмәт итә”, - дип белдерде. РФ Конституциясендә дә дингә хөрмәт турында әйтелгән. Җинаять-Җәза кодексының 282 маддәсенә ярашлы, илдә дини карашлар нигезендә нәфрәт белдерергә һәм җәнҗал чыгарырга ярамый.

Мәскәүдәге Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге генераль вәкиле, мөфти Шәфиг Пшихачев, бу хурлыклы гамәлне башкарган кешегә акыл бирүен сорап, Аллаһка дога кылачакларын әйтте. Дөньяда әле бер генә мөселманның да Тәүрат, Инҗил кебек Изге китапларны яндырганы, башка диннәрнең пәйгамбәрләренә карикатура ясаганы юк. 

Чыганак; mk.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас