

Бу турыда Израиль хөкүмәте премьер-министры Биньямин Нетаньяху хәбәр иткән.
“Бу мөнәсәбәтләр, бу партнерлык, берсүзсез, бездә борчылу тудыра, - дигән ул. – Чөнки Иран Израильга, башка гарәп илләренә каршы максатларына ирешер өчен корал куллана”. Иран Русиягә дә “үлемечле корал” бирә (пилотсыз очучы аппаратлар күз уңында тотыла) ди ул.
Мәскәү дә, Тегеран да берничә тапкыр корал сату-алу ясамыйбыз, дип белдерде. РФ президентының матбугат сәркәтибе Дмитрий Песков бу дроннар үзебездә эшләнә, диде.
Израильның Украинада барган махсус хәрби операциягә карашы нейтраль түгел. “Без Украинага теләктәшлек белдерәбез”, – ди Нетаньяху. Әмма аларның үзләренең төп мәнфәгатьләре бар: бу дөньядагы бердәнбер яһүд дәүләтенең тынычлыгын саклау.
2022 елның башыннан бирле Украина алардан корал сорый, әмма Израиль ягы аларның бөтен сорауларына да кире җавап биреп бара. Яһүд дәүләте бары тик гуманитар ярдәм белән генә чикләнә.
Чыганак; iz.ru