Дөньяда ниләр бар?
27 Июня 2023, 05:15

Маэмай хуҗасына беспилотник китереп биргән

Соңгы арада бу аппаратлар куркытып бетерде инде...

Добавить в предпочтительные источники Google
SHOT Telegram-каналы. Маэмай хуҗасына беспилотник китереп биргәнSHOT Telegram-каналы. Маэмай хуҗасына беспилотник китереп биргән
Маэмай хуҗасына беспилотник китереп биргәнФото:SHOT Telegram-каналы.

Мәскәү өлкәсендә маэмай видеокамерасы кабынган пилотсыз очучы аппарат тапкан һәм аны хуҗасына китереп биргән.

Бу хәл Рошаль шәһәрендә теркәлгән. Хатын “Юбилейное-1” бакчачылык ширкәтендәге  янгын буасы тирәсендә эте белән йөргән. Кара дрон нарат агачы астында яткан. Маэмай гадәти булмаган предмет белән кызыксына, аның белән уйнаклый башлый, ахырда ят нәрсәне хуҗасына китереп бирә.

Аппаратның җемелдәвен күргән хатынның коты оча, этенең авызында шартлар дип куркып, ул махсус хезмәтләргә шалтырата.

Хокук саклау органнары табышны карап чыккан һәм Richie маркалы квадрокоптерның камера белән җиһазландырылуын һәм ул һаман төшерүен дәвам итүен күргән.

Аппаратны экспертизага алганнар. Полицейскийлар аның хуҗасын эзли. 

Чыганак: mosregion.info

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас