

Рәсми никахтагы балалар үстерүче ир белән хатын үзләренең туган икәнлекләрен белгән.
Егет белән кыз университетта укыганда танышканнар һәм өч ел дуслашып йөргәч, өйләнешергә карар кылганнар. Гаиләдә балалар туган. Ир белән хатын беркайчан да бер-берсенең әтиләрен күрмәгән. Ирнең әтисе бик иртә гаиләсен ташлап киткән, ә хатынның әтисе күптән инде гүриясе булган.
Каенанасы килененә ире белән Таиландта танышуын һәм бик аз вакыт бергә яшәп калуларын сөйли. Уртак балалары туса да, алар өйләнешмәгән. Бермәлне каенанасы килененә улының әтисенең фотосурәтен күрсәтмәкче булган. Килен фотосурәттә әтисен танып ала. Ире белән әтиләре уртак икәнне белгән хатын коточкыч хис-тойгылар кичерә. Өйгә йөгереп кайтып, ул бу хакта иренә сөйли. Әлеге хәбәрне ишеткән ир ни әйтергә дә белми.
Ислам кануннары буенча җенси мөнәсәбәтләргә керергә һәм гаилә корырга тыелу аркасында ир белән хатынның никахы таркатылачак, диелгән. Аерылыышуга гариза язар өчен алар судка килергә тиеш. Моннан соң аларга балаларына әти-әни булуларын раслар өчен ДНК-тест тапшырырга туры киләчәк.
Чыганак: lenta.ru