Дөньяда ниләр бар?
26 июнь 2023, 11:59

Уфа милли бизәкләргә төренгән

 Бүген Уфада ачылган Х төбәкләр Форумы кысаларында узучы милли мәдәниятләр Фестивалендә “Дуслык келәме”н күрсәттеләр.    

Уфа милли бизәкләргә төренгәнУфа милли бизәкләргә төренгән
Уфа милли бизәкләргә төренгән

 Бүген Уфада ачылган Х төбәкләр Форумы кысаларында узучы милли мәдәниятләр Фестивалендә “Дуслык келәме”н күрсәттеләр.

 

 «Дуслык урамы» Зәки Вәлиди урамында М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт драма театры яныннан башлап,  Карл Маркс исемендәге урам чатына кадәр Башкортстанда яшәүче халыкларның гына түгел, дус мәмләкәтләрдә яшәүче  халыкларның көнкүреше белән  дә танышып була.

Биредә шулай ук русиялеләрнең һәм Белорус халыкларының милли бизәкләре урын алган

Биредә ике дәүләтнең иҗади коллективлары чыгыш ясаячак.

 

«Дуслык урамы»нда уникаль эш – Башкортстан халыклары Дуслык йортының проекты – “Дуслык келәме” белән дә таныша аласыз.

Ул республиканың тарихи-мәдәни үзәкләре хезмәткәрләре, “Агыйдел” берләшмәсе остала Анда Башкорстанда яшәүче халыкларның милли бизәкләре тукылган.

Көндез тирмәдә келәм туку буенча мастер-класс булды., кич махсус мультимедияле шоу булачак. Анда милли көйләргә милли бизәкләр кушылыр.

 

«Дуслык урамы» милли мәдәниятләр Фестивале  26 - 28 июнь көннәрендә 10.00 – 22.00 вакыт аралыгында дәвам итә.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас