Дөньяда ниләр бар?
26 июнь 2023, 07:38

Аэропортта чират торасы килмәгән...

Ә бит бер дә юкка "тише едешь, дальше будешь" димәгәннәр...

foto-ram.rufoto-ram.ru
Фото:foto-ram.ru

Пулковода чират торасы килмәгән пассажир аэропортны шартлатам дип янаган. Кул йөген калибраторга тыгасы килмәгәнгә күрә бомбадан башка корал да бар, ди.

28 яшьлек ир Пулководан Казанга Smartaviа компаниясе рейсы белән очарга тиеш булган. Тик аэрпорттагы күп халык аны шулкадәр йончыткан ки, ул бу процессны кыскартырга уйлаган.

Ул аэропортның хәвефсезлек хезмәте хезмәткәрләре янына барып, аны самолетка VIP-персонаны озаткан кебек үткәрүләрен таләп итә, югыйсә ул сумкасындгы бомба һәм күп коралны кулланачак. “Безопасник”лар исә “шартлатучы”ны эләктереп ала һәм аның кул йөген тикшерә. Анда бер сәер предмет та табылмый. Соңрак ир нибары чиратсыз  һәм аэропортларга хас ыгы-зыгысыз тизрәк Казанга очарга теләвен әйткән, бернинди начар эш кылырга җыенмаган идем, дигән. Әмма ахырда пассажир Казанга очмаган, аны полиция бүлегенә алып киткәннәр. 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас