

АКШта яшәүче бай хатын үзенең җиде фарсы токымлы песиенә үзенең йортын һәм шактый суммадагы акчасын мирас итеп калдырган.
84 яшьлек Нэнси Сауэрның дуслары сөйләвенчә, соңгы елларда аның ике иң яраткан нәрсәсе булган: мәчеләре һәм кибеткә йөрү. “Кибеттә аның гел проблемалары була иде. Улбер әйбер генә сатып ала алмый иде. Аңа нидер ошаса, ул шунда ук аны 20-30 данә сатып ала иде”, – ди Сауэрның дусты Яна Албан.
Сауэрның Флорида штаты Тампа шәһәрендәге бәясе 2,5 миллион долларлык (202 миллион сумнан артыграк) зур йорты чынында хәзер мәчеләренеке булуы ачыкланган. Хатын мәчеләре исән чакта йортны сатмауларын васыять итеп калдырган. Моннан тыш, ул һәр песиенә мирас итеп зур суммада акча калдырган. Күпме икәнен адвокатлар төгәл әйтми, әмма йонлач йорт хайваннарын тулысынча тәэмин итәргә җитә, ди.
Сауэрның танышларын мондый карар һич аптыратмаган, чөнки ул элек тә шундый булган. “Ул уникаль кеше иде. Тырнакларын кара төскә буяп, бизәнгечләр тагып, кичен район буйлап йөрергә ярата иде”, – дип сөйли Албан. Картайган миллионер хатынның машинасының номерында Playboy куяны төшерелгән булган.
Соңгы алты ай дәвамында мәчеләрне даими ашатканнар, әмма нәтиҗәдә Сауэрның соңгы васыятен бозып, аларга яңа йорт табарга карар ителә. “Песиләр бу зур йортта ялгызы калырга тиеш түгел. Аларның мөмкин кадәр бергә булып яңа хуҗалар табуларын шәхсән күзәтәчәкмен”, – дигән Тампа шәһәренең Җәнлекләрне саклау җәмгыяте директоры Шерри Силк.
Чыганак: lenta.ru