Дөньяда ниләр бар?
25 июнь 2023, 16:57

"Титаник" янына төшү куркыныч дидем, әмма ул мине тыңламады..."

Алдан ни буласын белсә,  кеше, бәлки,  хаталанмас та иде...

"Титаник" янына төшү куркыныч дидем, әмма ул мине тыңламады...""Титаник" янына төшү куркыныч дидем, әмма ул мине тыңламады..."
"Титаник" янына төшү куркыныч дидем, әмма ул мине тыңламады..."

Америка эшкуары һәм тикшеренүчесе Виктор Весково үзенең дусты, Британия миллиардеры Хэмиш Хардингны “Титан” батискафында 1912 елда баткан “Титаник” лайнеры янына төшү куркынычы турында кисәтә, ләкин дусты  аны тыңламый. Бу хакта эшкуар  The Sunday Times басмасына биргән интервьюсында сөйләгән. Весково Хамишның “Титаник”ка аның су асты көймәсендә төшәргә сораганын өсти, ләкин ул баш тарта. Весково “Титан“да төшү планнары турында белгәч,  Хардингны туктатырга тырыша. “Мин Хамиш белән бу хакта сөйләштем һәм аңа бу су асты аппаратына утырырга тиеш түгеллеген әйттем. Алар (OceanGate компаниясе) кайчан да булса кемнедер үтерер иде, бу бары тик вакыт мәсьәләсе генә иде”, – дип сөйли миллиардер. Весково Хардингка әлеге су асты аппаратының хәвефсезлеге һәм конструкциясе турында борчылуын белдерә, ләкин Хардинг  бик нык “Титаник“ны күрәсе килә,  һәм бу  бердәнбер мөмкинлек була. Бүген исә Весково зур җәнҗал күтәреп, бәлки агрессиврак кыланырга тиеш булганмындыр дип шикләнә.  

18 июньдә туристлар Атлантикада баткан “Титаник“ пассажир лайнерына “Титан“ су асты аппаратында төшә башлыйлар һәм юкка чыгалар. 22 июньдә коткаручылар “Титаник“ янында батискафның биш зур җимерек өлешләрен табалар. Җимерекләрне тикшергәч, аппаратта эчкә юнәлтелгән шартлау булган, дигән фикергә килгәннәр. Шуннан соң АКШ яр буе сакчылары батискаф экипажының  биш әгъзасы да — OceanGate генераль директоры Стоктон Раш, миллиардер Хэмиш Хардинг, эшкуар һәм миллиардер Шаһзадә Давуд һәм аның улы Сөләйман Давуд, шулай ук француз тикшеренүчесе Поль-Анри Наржоле һәлак булган дип белдерә.

Экспертлар 2018 елда ук “Титан“ пассажирлар өчен куркыныч һәм өстәмә сынауларга мохтаҗ дигән булганнар. Алар шулай ук OceanGate, кешеләрне ялгыштырып, ышандыра торган   маркетинг алымнарын куллана, дигән. Чөнки OceanGate үзләренең бу аппаратын хәвефсезлек стандартларына туры килә дип ышандырсалар да, рәсми рәвештә аны сертификацияләргә җыенмаган. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас