

Батискаф, 18 июньдә су төбенә төшеп китеп якынча 1 сәгать 45 минут үткәч радарлардан югала. Аларны эзләү эшенә бөтен дөнья коткаручылары кушылды. Әмма дүрт көн эзләүләр бер нәтиҗә дә бирмәде. Кичә “Титаник” тирәсеннән батискаф калдыкдары табылды һәм аларның югалган “Титан”ныкы булуын расладылар. “Һәлак булучыларның гаиләләренә хәбәр иттек”, - дип белдерде ведомствоның рәисе.
Белгечләр әйтүенчә, “Титан”ның корпусы тирән суда басымны күтәрә алмаган. Анда биш кеше: Ocean Gate директоры, батискаф белән идарә итүче 61 яшьлек Стоктон Раш, Британия миллиардеры 58 яшьлек Хэмиш Хардинг, Пакистан-Британия эшкуары 48 яшьлек Шахзада Давуд һәм аның 19 яшьлек улы Сөләйман, “Титаник”ны тикшерүче 77 яшьлек галим, француз Поль-Анри Наржоле булган.
Җиһазны 20 мең квадрат метр мәйданда эзләделәр. Коткаручылар 4 сәгать дәвамында ярдәм сорап шакулар ишеткәннәр, әмма аның урынын билгели алмаганнар. АКШ яр буе сак хезмәткәрләре әйтүенчә, батискафтагы һава запасы 22 июньдә беткән.
Чыганак: news.mail.ru