

Финляндиянең милли коалиция партиясе үткән якшәмбедә парламент сайлауларында җиңде. Ул 20,8 процент тавыш җыйды һәм парламентта 48 урын алачак. Премьер-министр Санну Маринны хәзер партиянең лидеры Петтери Орло алмаштыра.
53 яшьлек Орло – тәҗрибәле сәясәтче: ул өч премьер-министр идарәсе астында өч министрлыкны җитәкләде. Заманында эчке эшләр министры да булды, авыл һәм урман хуҗалыгы, шулай ук финанс министры да булды. Аның премьер-министр булуы рус-фин мөнәсәбәтләрендәге бозның эрүенә өмет бирми. Ул Русиягә карата кырыс фикерләре белән танылды. Аның сайлау алды программасы Русиядән ягулык алуны туктатырга, махсус хәрби операцияне хуплаган илләргә ярдәм итмәскә чакыра. Сәясәтче, шулай ук, Русия белән Финляндия чигенә койма тотарга кирәк дип ачыктан ачык чыгыш ясый. Финляндиядә ул кояш белән җил энергетикасын үстерергә уйлый.
Петтери Орло алдында яңа хөкүмәт җыю бурычы тора. Бу аның өчен үтә дә катлаулы мәсьәлә булачак, ди сәясәтчеләр. Санна-Марин җитәкләгән социал-демократик коалиция белән алар берләшеп эшли алмаячак, чөнки аларның дәүләт финансларына карашлары капма-каршылыклы. Орло өчен “Истинные фины” коалициясе белән эшләү мөмкинлеге бар, әмма бу партия Евросоюздан чыгу идеясен алга сөрә.
Элек Финляндия Африканың фәкыйрь иллләренә ярдәм итсә, хәзер Русия сәясәтен, махсус хәрби операцияне яклаучы Африка илләре финнарның ярдәменнән колак кагачаклар.
Финляндиянең яңа чит ил эшләре министры Элина Валтонен, Оборона министры – Антти Хакканен, финанс министры – Риикка Пурра, эчке эшләр министры Мари Рантанен булачагы билгеле. Алар барсы да Бөекбритания белән АКШ сәясәтен яклаучылар.
Финляндиянең НАТОга керергә гариза бирүе дә ике күрше дәүләт арасындагы мөнәсәбәтләрне кискенләштерде.