Дөньяда ниләр бар?
22 июнь 2023, 08:03

Икейөзле Америка

Аңламассың бу Американы. Бер көн эчендә капма-каршылыклы әллә нинди фикерләр әйтергә дә тартынмый аның сәясәтчеләре.

briefbriefing.com Икейөзле Америкаbriefbriefing.com Икейөзле Америка
Икейөзле АмерикаФото:briefbriefing.com

Аңламассың бу Американы. Бер көн эчендә капма-каршылыклы әллә нинди фикерләр әйтергә дә тартынмый аның сәясәтчеләре. Мәсәлән, әле яңа гына Америка дәүләт сәркәтибе Энтони Блинкен Кытайга барып, капма-каршылыкларны җайга салып кайткан иде кебек. Әмма бер-ике көннән соң АКШ президенты Джо Байден Кытай лидерын – Кытай Халык Республикасы рәисе Си Цзиньпинны диктатор дип атады. Блинкенның бөтен тырышлыкларын бер сүз белән юкка чыгарды. Бу Америка чиновникларын аптырашта калдырган. Алар президентларының бу сүзе, имеш, аэростатлар белән булган вакыйгага гына кагыла, АКШның Кытайга булган рәсми мөнәсәбәтен белдерми, дип акланырга тотындылар. Әлбәттә, Кытай протест белдерде.

Хәер, Американың мондый икейөзле сәясәтенә аптырарга кирәкми. Безгә карата да шундый мөнәсәбәттә булды ул. Каршыңда елмайган була, артыңнан йодрык төйнәп кала яисә берәр этлек эшләп ташлый. Ышанычсыз, хәйләкәр, явыз партнер шул Америка.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас