Дөньяда ниләр бар?
22 июнь 2023, 08:05

Батискаф су астында югалган

Ничә  көн эзләүләр бер файда да бирмәде. Белгечләр андагы һава запасы бүген бетә, диләр...

aif.ru Батискаф су астында югалганaif.ru Батискаф су астында югалган
Батискаф су астында югалганФото:aif.ru

Батискаф су астында югалган

18 июнь көнне бер гасыр элек Атлантикада суга баткан “Титаник” лайнерена экскурсияга төшеп киткән “Титан” батискафы белән элемтә югалды. Батискафта биш кеше булган. Алар арасында берничә миллиардер бар.

 Су астында яткан “Титаник”ка кадәр  юл якынча 3 сәгать тәшкил итә. Субмарина су астына төшеп китеп 1 сәгать 45 минут үткәч элемтәгә чыкмый башлый. Ике көн эзләүләр бернинди дә нәтиҗә бирмәде. Океанограф доктор Саймон Боксал иң зур дошман – вакыт, ди, чөнки һава запасы 96 сәгатькә генә исәпләнгән.

Океан астындагы батискафны эзләү – печән кибәненнән энә эзләү белән бер. Аны океан астында тапсалар да, су өстенә күтәрү өчен бер ай вакыт таләп ителәчәк.

Байлар кемузардан кыйммәтле сәяхәтләргә акча түгә: кем космоска оча, кем океан төбенә төшә. Ни өчен дөньядагы иң бай кешеләр акчаларын кызганмый, гомерләрен куркыныч астына куя? Менә шунсы аңлашылмый.

Британиянең Channel телеканалында батискафны эзләү турында документаль фильм күрсәтәчәкләр.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас