Дөньяда ниләр бар?
21 июнь 2023, 06:38

Мәскәүдә яшәүче хатын Балидан кайта алмый җәфалана

Аңа яман шеш диагнозы куелган.

24newnews.ru24newnews.ru
Фото:24newnews.ru

Мәскәүдә яшәүче  онкология белән авыручы Дарья Золина Балида аягын сындырган. Хәзер аңардан  дәвалану өчен зур акчалар таләп итәләр һәм Индонезиядән чыгармыйлар. Яшь хатын  күптән түгел генә ял итәргә килгән. Яшь хатын сөйләвенчә, ул ахирәте белән дөге басуы тирәсендә йөргәндә чокырлы урынга баскан һәм шартлап сынган тавыш ишеткән. Шулчак аягы да сәер итеп каерылган. Бер сәгатькә якын ул ашыгыч ярдәм килүен көткән, ә инде “утрауда иң яхшы дәваханә”гә илткәч, шунда ук моның өчен 20 мең түләргә икәнлеген белгән.

Башка хезмәтләргә дә бәяләр бик каты “тешләшкән” – кабул итү бүлмәсендәге кушетка – 50 мең сум, хирург консультациясе – 30 мең сум. Дәвахнәдә бер тәүлек яту – 90 мең сум. Дарьяның андый акчалары юк, ә страховкасы бу очракны капламый. Аптыравыннан гаҗиз булган хатын башка поликлиникага юлланган, әмма соңрак ачыклануынча, ул да тәүге клиникалар челтәренә карый икән. Анда хатын килүен көтеп торганнар, чөнки беренче клиникадан Дарьяның фотосурәтен тиз үк җибәргәннәр, аңа булышуны һәм илдән чыгаруны тыйганнар. Моңа охшаш хәл өченче клиникада да кабатланган. Болай йөри торгач, Дарьяның аягында тромб хасил булу куркынычы бар. Тик ул әле булса Мәскәүгә оча алмый.

2017 елда Дарьяның  уң бот сөягендә яман шеш тапканнар, 2021 елда протез куйганнар. Нәкъ шул аягын яшь хатын Индонезия курортында сындырган да инде.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас