

Германия көнбатышында кырмыскалар элемтә операторының кабельләрне бүлгәләү тартмасына оялаган. Шул сәбәпле авылларда интернет һәм мобиль элемтә эшләми торган.
Бу хәл Вальденбург шәһәреннән ерак түгел, Баден-Вюртемберг җирлегендә теркәлгән. Үзара парлашучы бөҗәкләр аркасында бу районда телефон элемтәсе белән мобиль интернет юкка чыккан. Җитмәсә, бу төзексезлекне бер атна рәтли алмаганнар. “Бу хәл һәлакәткә тиң булды! Районыбыз белән интектек!” – ди җирлектә яшәгән бер ир.
Бөҗәкләр парлашкач бүленеп чыга торган кырмыска кислотасы аркасында аппаратура сафтан чыккан. Ул вак тимерчыбыкларны һәм микрохсемаларны “ашаган”, нәтиҗәдә халык элемтәсез калган.
Энтомолог Маттиас Нусс сүзләренчә, кырмыскаларның үзара парлаша торган чоры язгы айларга туры килә, соңыннан алар яңа оялар корырга юллана. “Яшь колония бүлгәләү тартмасына оялаган, кырмыскалар аны үзләре өчен уңайлы мәгарә дип кабул иткән”, – ди Нусс.
Элемтә юкка чыгуның сәбәбе ачыклангач, вакыйга урынына дезинсекторларны чакыртканнар, алар кырмыскаларны тартмадан алган. Telekom компаниясендә сөйләүләренчә, быел кырмыскалар аркасында җиһазлар биш тапкыр инде сафтан чыккан. Провайдерның матбугат сәркатибе бөҗәкләр еш кына кыска ялганышка сәбәпче була, дип белдергән.
Чыганак: lenta.ru