Дөньяда ниләр бар?
20 июнь 2023, 17:23

Котырынган ана электрон тәмәке кибете хуҗасы белән сугышкан

Нәрсә бүлешә алмаганнар?

urbnvape.ruurbnvape.ru
Фото:urbnvape.ru

Чувашиядә әни кешене вейплар сата торган кибеттә тукмаганнар. Хатын кибеткә ни өчен аның 12 яшьлек улына электрон тәмәке сатуларын ачыкларга килгән.

Мария исемле хатын улы белән Алатырь шәһәренә  әти-әнисендә ял иткән. Көннәрдән беркөнне укучы малай дусты белән якындагы кибеткә дип чыгып киткәннәр. Анда үсмерләргә документсыз-нисез вейплар сатканнар. Вейп тартып карагач, малай тончыга башлаган һәм кайткач бу хакта әнисенә сөйләгән.

Мариянең моңа ачуы килгән. Ул кибеткә “разборка”га киткән. Әмма анда  хатынны “бик җылы” каршылаганнар һәм килеп кермәс борын  “хәсрәт-ана” ярлыгы такканнар. Күп тә үтми вейп-шоп хуҗасы Марияне һава сафландыргыч белән тукмый, битен һәм кулларын тырный башлаган. Кычкырыш-талашка башка сатучылар да җыелган, әмма полиция чакыртырга беркем ашыкмаган. Ахырда һушын югалткан һәм бәрелгән-сугылган Мария  дәваханәгә эләккән.

Әмма вейп-шопта вакыйгага карата башка фикердәләр. Сату ноктасы хуҗасы балага бернинди электрон тәмәке сатмадык, дигән. Мария дә, имеш, беренче булып сугыша башлаган. Ул кибет хуҗасын тукмаган һәм витринаны ваткан.

Шулай шул, мондый хәлләрдә бер генә якны гаепле дип атау дөрес булмас. Гаеплене эзли  башласаң, гадәттә, эш атта да, тәртәдә дә булуы ачыклана... 

Чыганак: SHOT Telegram-каналы. 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас