

23 оныгы, 35 туруны бар инәрендә бер гасыр ил тарихын, язмышын туплаган Сәбидә әбинең.
Зур гаиләсе уртасында каршы алды үзенең 100 яшен Сәбидә әби Сәлиева. Бу олпат юбилее уңаеннан аны Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов тәбрикләп, ак яулыклы әбиебезнең хәлен белешеп кайтты.
23 оныгы, 35 туруны бар инәрендә бер гасыр ил тарихын, язмышын туплаган Сәбидә әбинең.
Әбиебез Байгилде авылында яши. Бүген, 19 июньдә аңа нәкъ 100 яшь тулды.
Бөек Ватан сугышы ветеранының гомер юлдашы Сәбидә Бәйрәм кызы Искуш авылында туган. Тормышка чыккач, Байгилде дә нигез корганнар. Ире белән алты бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүген инде 35 туруннан 6 бишенче буын оныклары үсеп килә.
Киленнәр, кияүләр белән бергә 100 кешедән артык бу гаиләдә халык саны. Бу матур күренешкә, язмышына шөкер кылып торучы Сәбидә әбинең хәтере яхшы, зиһене якты.
Кадерле йөзьяшәр Сәбидә әбине без дә чын күңелдән котлыйбыз. Алда да яшьләргә үрнәк булып, исәнлектә-саулыкта калып, Ходай биргән мул ризыклы гомерне иминлек кичереп кенә яшәргә язсын.