+20 °С
Яңгыр


Бүген иртән Затон бистәсендә яшәүче уфалы “Дулкын” паркы коймасы арасында кысылып калган кыр кәҗәсе баласын күреп калган. Бу хакта Уфаның гражданнарны яклау идарәсе хәбәр итә.
Урман җәнлегенә ярдәмгә Уфа гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре килә. Махсус корал ярдәмендә алар койманың тимер өлешләрен як-якка каерган һәм кыр кәҗәсе баласын иреккә җибәргән. Ул шунда ук урман ягына чапкан.
Моңа кадәр без мәктәп территориясенә кергән кыр кәҗәсе турында язган идек.
Чыганак: bashinform.ru