

Ростов өлкәсендә фермер дусты белән сөт тулы махсус зур савытта коенганнар. Коену алдыннан ирләрнең берсе анадан тума чишенә, чөнки “сөт чиста”, ә икенчесе исә тулысынча чишенергә оялган. Моны интернет челтәрләрендә таралган видеода күрергә була.
Виски эчә-эчә бу милкопатины (сөт вечеринкасы) Костылевка авылында оештырганнар. Гаять зур сөт савытына чумучыларда җирле крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Дмитрий Ганженконы һәм элекке участковый Максим Масловны танып алганнар.
Ирләр сөт җитештерүче предприятиедә коенганнар. Ганженконың хатыны фермер ирен аклап маташкан инде, кулланучылар борчылмасын, имеш, алар коенган чанда сөт булмаган. Хатын сүзләренчә, бу нибары ирләр белән реакциягә кергән химикатлар, шуңа алар агарган да, имеш.
Соңрак бу хәлгә Роспотребнадзор да аңлатма биргән. Ведомствога ышансаң, ялангач ирләр коенган сөт сатуга эләкмәгән.
Вакыйганы тикшерү нәтиҗәләре ведомствоның Телеграм-каналында бастырылган. Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, видео төшерелгән җитештерү бинасын арендага алган кеше предприятиене ликвидацияләү процедурасын үтә, ә Семикаракорск май-сыр җитештерү заводы әлеге предприятиедән чимал алмаган. “Видеога эләккән продукция арытаба реализациягә таралмаган”, – диләр Роспотребнадзорда.
Коенган ирләрнең сүзләре буенча исә, сөт әчегән булган, шуңа коену белән бозылган продуктны түккәннәр. Моның дөресме, түгелме икәнлеген тикшерәләр.
Чыганак: SHOT Telegram-каналы, lenta.ru