Дөньяда ниләр бар?
16 июнь 2023, 06:23

Биш миллион сум акчасын электричкада онытып калдырган

Ни дисәң дә, кеше өчен бу бик зур югалту бит...

web.archive.orgweb.archive.org
Фото:web.archive.org

Русияле ир машина алырга уйлаган, әмма биш миллион сум акча тутырылган сумкасын Мәскәү электричкасында онытып калдырган. Бу хакта Baza Telegram-каналы хәбәр итә.

Билгеле булуынча, ир Мәскәүгә эш буенча килгән, үзе белән шактый кулакча да алган. Ул Audi Q7 машинасы сатып алырга планлаштырган.  Автомобиль салоннарына ул җәмәгать транспортында йөргән. Кайсыдыр бер моментта ул йоклап китеп, кирәкле станцияне узып киткән, һәм вагоннан киләсе тукталышта чыгып, акча тулы сумкасын онытып калдырган. Кызганчка каршы, акчаларны һаман тапмаганнар... 

Чыганак: Moslenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас