

Америка армиясе полковнигы Украина кораллы көчләренең контрһөҗүме кәгазъдә генә һәм аларның бу “уңышлары” бернинди дә кыйммәткә ия түгел дип саный. Әйтик, украиннар берничә җимерек йортны алдык дип мактаналар, бу биналар сугыш барган урыннан 15-20 чакрым ераклыкта урнашкан.
Запорожье өлкәсенең башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Балицкий да Украина яугирләре бер адым да алга бара алмады дип хәбәр итте. Чөнки фронт линиясе буйлап җитди саклану чаралары күрелгән.
Дәүләт Думасы вице-спикеры Петр Толстой да Киевның Русия гаскәрләренә каршы контрһөҗүм ясарга план корулары барып чыкмады дип саный. Украина ягына ярдәм күрсәтүче Европа илләре, акчаларының җилгә очуын күреп, уйлана башланырга тиеш тә бит. Русия гаскәрләре соңгы арада гына Көнбатыш илләре биргән 120 танкны юкка чыгарган.
“Би-би-си” чыганаклары хәбәр итүенчә, Көнбатышта брифинг вакытында чиновниклар контрһөҗүмнең челпәрәмә килүен танырга мәҗбүр булганнар. Әмма алар өчен бу көтелмәгән хәл булмаган. Алдан ук шулай буласын сизеп торганнар. Америка матбугаты вәкилләре Украина хәрбиләренең контрһөҗүменең исемен “суицидаль миссия” дип үзгәртергә тәкъдим иткән.
Хәрби полковник моңа кадәр дә Америка властьларының Украина халкын корбан итәргә әзер булулары турында әйткән иде. Украина солдатлары да моны аңлый башлаган. Әгәр җиңә алмыйлар икән, нигә шулкадәр кешенең гомерен кыярга? Бу канлы сугышны туктатып, тынычлык турында сөйләшә башларга вакыт түгел микән соң?