Дөньяда ниләр бар?
15 июнь 2023, 10:09

Иран җавап көтә

Русия белән Иран арасында визалар бетәрме?

stranabolgariya.ru Иран җавап көтәstranabolgariya.ru Иран җавап көтә
Иран җавап көтәФото:stranabolgariya.ru

Иран илчесе Казем Джалали Русия белән ике ил арасында визалар тулысынча бетер дип көтүен әйткән.

Иран белән Русия туристлары 2023 елдан визасыз гына йөри алачак дип килешкәннәр иде. Иранлылар барлык гражданнар өчен дә виза бетер дип өметләнәләр. “Без Русия белән бу турыда килешә алырбыз дип уйлыйм”, – дигән дипломат. Тегеран шәһәрендә бу сорау белән шөгыльләнә башлаганнар инде һәм алар Русиядән уңай җавап көтәләр.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас