Дөньяда ниләр бар?
15 июнь 2023, 09:25

Иң билгеле террорчы үлгән

Ул 17 ел дәвамында – 1978 елдан 1995 елга кадәр – почта аша университетларга, авиалиния хезмәткәрләренә 16 шартлаткыч җибәреп таныла.

hi-news.ru Иң билгеле террорчы үлгәнhi-news.ru Иң билгеле террорчы үлгән
Иң билгеле террорчы үлгәнФото:hi-news.ru

Гарвард университетын тәмамлаган математик, Унамомбер кушаматлы террорчы Теодор Качинский төрмәдә  вафат булган.

Аңа 81 яшь булган. Ул 17 ел дәвамында – 1978 елдан 1995 елга кадәр – почта аша университетларга, авиалиния хезмәткәрләренә 16 шартлаткыч җибәреп таныла. Аның беренче корбаны 38 яшьлек компьютер кибете хуҗасы була. Гомумән алганда, аның бу шартлаткычларыннан 25 кеше каза күрә: кайберләре сукырая, бармаксыз кала, 3 кеше һәлак була.

Ул төрмәдә берничә тапкыр үз-үзенә кул салырга маташып караган. Бу юлы аның бу адымы уңышлы килеп чыккан, диләр табиблар.

Теодор Качинский Чикагода туа. Кечкенә чагында аңа аутизм диагнозы куела, ул гел берүзе уйный, беркем белән дә аралашмый. 1970-71 елларда Линкольн шәһәрендә уты да, бер уңайлылыгы да булмаган бер хижинада яши башлый. Әмма якында гына юл сала башлауларын күреп, почта аша шартлаткычлар сала башлый.

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас