Дөньяда ниләр бар?
15 июнь 2023, 10:14

Эрдоганның киявенә өмет баглыйлар

Төркиянең киләсе президенты булып әлеге җитәкче Рәҗәп Тайип Эрдоганның кияве калырга мөмкин, дип язган “Лента.ру”.

internethaber.com Эрдоганның киявенә өмет баглыйларinternethaber.com Эрдоганның киявенә өмет баглыйлар
Эрдоганның киявенә өмет баглыйларФото:internethaber.com

 

 Рәҗәп Тайип Эрдоган – консерватив сәясәтче, ул илне инде 20 ел җитәкли. Башта премьер-министр, аннан президент булып сайланды. Әмма Эрдоганның яше бара: әлеге вакытта аңа 69 яшь булса, президентлык вакыты азагында инде  74 яшьлек булачак. Урындагы матбугат ул үзеннән соң кемне калдырыр дип баш вата. Кандидатлар арасында иң еш телгә алынганы – аның кияве Сельчук Байрактар. 43 яшьлек эшкуар президентның кече кызына өйләнгән, Baykar Makina компаниясенең директорлар советын җитәкли. Бу компания пилотсыз оча торган аппаратлар җитештерү белән шөгыльләнә. Украинаның кораллы көчләре әлеге вакытта шушы аппаратларны куллана.

Бу имеш-мимешләр никадәр дөрестер, вакыт күрсәтер. Төркиядәге президент сайлаулары 2023 елның иң төп сәяси вакыйгасы булды. Аны бөтен дөнья, шул исәптән Русия кызыксыну белән күзәтте. Илнең Конституциясе буенча Эрдоган башкача президент булып сайлана алмаячак, бу аның соңгы президентлыгы.

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас