Дөньяда ниләр бар?
15 июнь 2023, 09:15

Безне санкцияләр куркытмый

Санкт-Петербург шәһәрендә халыкара икътисад форумы башланды.

47channel.ru Безне санкцияләр куркытмый47channel.ru Безне санкцияләр куркытмый
Безне санкцияләр куркытмыйФото:47channel.ru

 

Ул дөньяда иң масштаблы һәм эшлекле вакыйгаларның берсе булып санала. 25 ел дәверендә форум глобаль икътисадның төп мәсьәләләре турында сөйләшү, фикер алышу мәйданына әйләнде. Быел бу форум 14-17 июньдә үтә. Быел да анда 130 дәүләт вәкиле катнаша, кул куелган контракт суммасы 6 триллион сумнан артып китәргә мөмкин.

Быел форумның төп темасы  “Суверен үсеш – гадел дөнья нигезе. Киләчәк буыннар хакына көчләребезне берләштерик” дип атала. Программада 140лап чара үткәрү каралган, анда 1 мең модератор һәм спикер катнаша.  

Русиянең бүген башка илләргә күрсәтер әйберләре күп. Санкцияләр үзебезнең сәнәгатьне үстерергә этәргеч бирде. Форум стендларында – безнең роботлар, автомобильләр һәм косметика. Авыл хуҗалыгы үзе генә ни тора!

Форумның беренче көнендә кече һәм урта эшкуарларлар үзләренең һөнәрләре, товарлары белән таныштырды. Чит ил эшкуарлары аларны кабул итте. Әйтик, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Көнбатышка йөз бормаячаклары, Русия белән хезмәттәшлек итәчәкләре турында сөйли. Алар Сантк-Петербургта икътисади кластерлар тәкъдим итә.

Русиядәге “Мир” түләү системасы башлыгы Владимир Комлев безнең илдә 200 миллион карта бирелүе турында әйтте. Бу пластик карта белән Кубада да түләп була, ди ул.

Икътисади форумда Башкортстан Республикасы делегациясе дә катнаша. Аны республика җитәкчесе Радий Хәбиров җитәкли. Радий Фәрит улы Русиянең һәм чит илләрнең алдынгы компанияләре җитәкчеләре белән очрашачак, стратегик һәм инвестиция килешүләренә кул куюда катнашачак. ПМЭФ мәйданында мөһим вакыйгаларның берсе – Русия төбәкләренең инвестиция климаты торышында милли рейтинг нәтиҗәләрен белдерү булачак. 2021 елда Башкортстан икенче ел рәттән бу рейтингка бишенче урынны алды.

 Форумда катнашкан Русия җырчылары, халык артистлары Григорий Лепс белән Николай Басков ВСУ өчен сугышып йөргән Көнбатыш танкларын сафтан чыгаручыларга бер танк өчен 1 миллион сум акча түләргә вәгъдә иткәннәр. РФ Оборона министрлыгы бер танк өчен 50 мең сумнан 300 мең сумга кадәр түли. Җырчыларның бу тәкъдимен хуплап, кушылучылар да бар. “Земляне” төркеменең лидеры Владимир Киселев: “Без Һәр кулга төшерелгән “Леопард” һәм “Абрамс” өчен Оборона министрлыгы белән бергә премия түләячәкбез”, - дигән.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас