

Кичә көндез республиканың Экология министрлыгына Уфаның Рихард Зорге һәм Шәфиев урамнарында кыр кәҗәсен күрүләре турында берничә мөрәҗәгать килә, кыргый җәнлек кешеләрдән качарга тырыша. Берникадәр вакыттан соң җәнлекне 89 мәктәп территориясендә тапканнар. Хезмәткәрләр территорияне ябып, белгечләрне чакырганнар. Вакыйга урынына килгән Экология министрлыгы хезмәткәре кыр кәҗәсен тотып өлгерә. Шәһәр ветеринар станция белгече аны карап чыга һәм тынычландыручы препарат кадый. Аннары кыр кәҗәсен ветеринар клиникага алып китәләр, җентекләбрәк тикшерү үткәрәләр, шәһәр буйлап йөргән вакытта алган яраларын эшкәртәләр.
Соңрак кыр кәҗәсен Подымалово районына алып чыгып, табигый мохиткә җибәрәләр. Экология министрлыгы искәртүенчә, әлеге вакытта кыр кәҗәләренең активлыгы дәвам итә, шуңа күрә алар белән республика юлларында очрашу ихтималы зур. Машина йөртүчеләрдән бик игътибарлы булуны үтенәләр, бигрәк тә караңгы юлларда, урманнар тирәсендә. Торак пунктларда кыргый хайваннарны күрүчеләрне БР Экология министрлыгының оператив дежур хезмәткәренә +7 (347) 218-04-30 (яисә ) телефон номерына шалтыратып, хәбәр итүләрен үтенәләр.
Чыганак: bashinform.ru