Дөньяда ниләр бар?
13 июнь 2023, 17:27

Аллергия сәбәпле Япония икътисады зыян күргән

Дөньяда күп нәрсә үзара бәйләнгән шул. 

trip-for-the-soul.rutrip-for-the-soul.ru
Фото:trip-for-the-soul.ru

Япония икътисады быел гыйнвардан мартка кадәр  халыкның кедр һәм ылыслы агачлар серкәсенә  булган аллергиясе аркасында 383,1 миллиард иен (2,7 миллиард доллардан артык) югалткан.

Бу хакта Страховка компаниясе карамагындагы икътисади тикшеренүләр институты  белдергән. Тикшеренү авторы Тошихиро Нагахама икътисади югалтулар Япония халкының язын өйләреннән азрак чыгуы белән бәйле, дип фаразлаган. Бу сәбәпле гомум туклану нокталары, күңел ачулар индустриясе керем  кыскарган һәм транспорт агымыңа кимегән.

Япониядә поллинозны (аллергиянең бу төре шулай атала) милли авыру дип атыйлар. Ул томау төшүгә, төчкерүгә, күзләр һәм колаклар кычуына сәбәпче була. Язын аллергиянең бу төреннән миллионнарча японнар җәфалана. Суги (Япониядә үсүче кедр) үсемлеге серкәсе берничә ай дәвамында үтми торган билгеләргә  сәбәпче булып тора.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас