

Бу аның 2023 елда кара континентка - өченче сәфәре. Бу юлы ул Кения, Бурунди, Мозамбик һәм Көньяк Африка Республикасында булды. Бөтен җирдә дә ике арадагы мөнәсәбәтләр, халыкара хәл-вакыйгалар, дөньяда Африканың тоткан роле, аның күпполяры дөнья тәртибендә тулыканлы үзәк булырга омтылуы тикшерелде. Лавров 5 көн эчендә 4 илдә булды, 2 киңәшмә үткәрде, югары дәрәҗәдәге 13 очрашуда катнашты.
Сергей Лавров сәфәрен Кениядән башлады. Бу ил Русия ашламасын алу белән кызыксына. Лавров Русиянең 300 тонна ашламасының Евросоюз портларында биктә ятуын әйтте. Шуның нибары 20 тоннасын гына алуга ирешеп, аны Малавига тапшырганнар. Тагын 35 тонна Кениягә озатылган. Кениядә авыл хуҗалыгыннан тыш, геология разведкасы, файдалы казылмалар, энергетика, телекоммуникацияләр туризм, фән, мәгариф мәсьәләләре тикшерелгән.
Аннан соң Лавров Бурундида тукталган. Русия министры бу илгә беренче тапкыр барган. Бурундида атом-төш энергиясен тыныч тормыш максатларында файдалану хезмәттәшлеге тикшерелгән. Илнең нибары 13 процент территориясе электр энергиясенә ия. Лавров билгеләвенчә, атом энергиясе өлкәсендә хөкүмәтара килешү төзелеп бетү дәрәҗәсендә. Шулай ук кадрлар әзерләү меморандумы төзелгән. Аларга һәм башка хезмәттәшлек килешүләренә Русия-Африка саммитында кул кую көтелә.
Арытаба - Мозамбик. Русиянең Мозамбикка карашы үзгәчә. Советлар Союзы бәйсезлек өчен көрәшүдә Мозабикка күп ярдәм күрсәткән. Моңа рәхмәт йөзеннән Мозамбик Калашников автоматын үзенең дәүләт гербында урнаштырган. Бүгенге көндә дә хәрби-техник хезмәттәшлек өстенлекле мәсьәлә булып кала. Русия Мозамбикның оборона сәләтен үстерү өчен хәрби тәгаенләнештәге продукциясен озатырга әзер.
Русия министрының соңгы тукталышы Көньяк Африка Республикасына булган. Биредә БРИКС берлеге мәсьәләләре тикшерелгән. Найробида БРИКС илләренең чит ил эшләре министрлары очрашкан. Киңәшмәдә катнашудан тыш, Лавров БРИКС илләре әгъзалары: Көньяк Африка Республикасы, Һиндстан, Сәгуд Гарәбстаны, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бразилия һәи Иран коллегалары белән сөйләшүләр алып барган. Лавров дөньяның тиз үзгәрүе, Азия, Латин Америкасы дәүләтләренең икътисади позицияләрен ныгытуларын, милли мәнфәгатләрен якларга әзер булуларын, глобаль процессларда тиң хокуклы роль уйнарга әзер булуларын күрсәтүләрен билгеләгән. Ул берполярлы дөньяның тарихка китүен ассызыклаган.
Министрлар БРИКСның бердәм валютасын булдыру перспективалары, сәүдә итүдә җирле валюталарны файдалану, энергетика хәвефсезлеге мәсьәләләре буенча фикер алышкан.
Журналистлар Лавровтан Русия президенты Владимир Путинның Көньяк Африка Республикасында үтәчәк БРИКС илләре саммитында катнашуы мәсьәләсе белән кызыксынган. Аларның саммитның Африкада түгел, ә Кытайда үтүе мөмкин икән дигән сорауларына Лавров болай җавап биргән: "Аңлавымча, бу хәбәр ниндидер сары инглиз гәзитендә басылган. Ә мин инглиз гәзитләрен укымыйм",- дип имеш-мимешләргә нокта куйган. Көньяк Африка Республикасы чит ил эшләре министрлыгы чакыруларның үз көчендә калуын, саммитның алдан планлаштырылганча Йоханнесбургта үтәчәген әйткән.
Фото: es.sott.net