

Җир җиләгендә магний, В төркеме витаминнары, С витамины бар. Җир җиләге табигый антибиотик булып санала. Җиләк составындагы файдалы матдәләр 300дән артык биохимик реакциядә катнаша икән. Нерв системасы эшчәнелегенә булышлык итә, канны тазарта, йөрәк-кан тамыры эшчәнлеге, чәч, тырнак һәм тире сәламәтлегенә уңай йогынтысын ясый.
Сүз дә юк, әле генә өзеп капкан җиләк үтә файдалы, ләкин җиләк туңдырылган хәлдә үзенең яхшы сыйфатларын югалтмый икән. Шуңа күрә кышкылыкка аны һичшиксез туңдырырга кирәк. Ләкин җиләкне эчәк авырулары булганнарга ашарга киңәш ителми, чөнки ул вак орлыкларга бай. Шулай ук аллергиясе булган кешеләргә дә кулланырга киңәш ителми.
Элек әбиләребез җиләк ашагыз сәламәт булырсыз диләр иде, дөрес икән!
Фото: pro-dachnikov.com