Дөньяда ниләр бар?
9 июнь 2023, 05:56

Файдасы бар, белегез!

Суган кыягын даими ашау организмга бик файдалы икән.

Файдасы бар, белегез!Файдасы бар, белегез!
Файдасы бар, белегез!
Моны табиб-белгечләр раслый.
Сугандагы фитонцидлар теш кариесын профилактикалау өчен яхшы. Яшел суган кыягы эчәк эшчәнлеген стимуллаштыра һәм микрофлораны саклый.  Аминокислота исә иммунитетны ныгыта. Моннан тыш, яшел кыякта булган А витамины тире сыгылмалылыгын сакларга ярдәм итә һәм күзләр өчен дә файдалы. Калий исә организмдагы артык сыеклыкны чыгара. Шулай ук яшел кыяк ашау үзәк нерв системасына эшчәнлеге өчен мөһим һәм баш миен кислород белән тукландыра.
Яшел суганның файдасы искиткеч зур булгач, аны бөтен төр ашамлыкка кушу хуплана. Сезонлы салатлар ягъни, кыяр, помидор, редис,  салатына  кушу мактала.
Моннан тыш суган кыягын төрле-төрле кайнар ашларга да кушканда файда көчен югалмый икән. 
 
Фото:medaboutme.ru
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас