Барлык яңалыклар
Дөньяда ниләр бар?
8 июнь 2023, 13:58

Каховка ГЭСын җимерделәр

6 июнь төненә каршы Украина кораллы көчләре Херсон өлксендәге Каховка ГЭСын шартлатты.

Каховка ГЭСын җимерделәр
Каховка ГЭСын җимерделәр

Бу җимерелгән ГЭС суының контрольсез рәвештә ташуына китерде. Кимендә 7 кеше хәбәрсез югалды, берничә торак пункты су астында калды. Атап әйткәндә, 22 меңләп кеше яшәгән 15 торак пунктында 14 меңгә якын йорт су астында калды, 4280 кешене эвакуацияләделәр, 23 кеше дәваханәгә эләккән.

Гадәттән тыш хәл килеп туу сәбәпле, Кырым һәм Херсон өлкәсенең берничә районын су белән тәэмин итү куркыныч астында калды. Мәскәү белән Киев плотина җимерелүендә бер-берсен гаепләп чыкты.

         Русия президенты Владимир Путин Төркия җитәкчесе Рәҗәп Эрдоган белән сөйләшү вакытында Каховка ГЭСына булган һөҗүмне Киев кылган җинаять дип атады. Русия Тикшерү комитеты “Терроризм” маддәсе буенча җинаять эше кузгатты.

         Вакыйгадан соң Америка ГЭСны Русия үзе шартлатты дигән дөреслеккә якын да булмаган хәбәр тарата башлады. Русиянең АКШтагы илчесе Анатолий Антонов Америка басмаларының Каховка ГЭСына кагылышлы ялган мәгълүмат таратуларын белдерде. Русия илчесе белдерүенчә, Украина режимы берничә айлар дәвамында әлеге мөһим объектка төбәп аткан. Украинаның террористик гамәлләре Кушма Штатлар тарафыннан арытаба да хуплау табачагын белдерде. Ул Америка җитәкчелегенең эш-гамәлләрен уйланылмаган, бар дөньяга җитди тетрәнүләр генә китерүче зыянлы позиция дип атады.

 

Фото: svpressa.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: