

Узган ялларда Башкортстанга «Битва экстрасенсов» тапшыруында катнашучылар килгән.
Алар Белорет районының Буганак авылында булганнар. Урындагы халык сөйләвенчә, алар бу көнне соңга кадәр - караңгы төшкәнче эшләгәннәр. Кайбер кешеләр хәтта телепроект йолдызлары белән фотога да төшә алган.
"Кичә тапшыруда катнаштым. Әлбәттә, бу процессны күзәтү кызык булды. Бөтен нәрсә дә телевизордагы кебек түгел икән, миңа бик ошады! Төнгә кадәр төшерделәр. Александр Шепс, сиңа фотолар өчен рәхмәт!" дип язган социаль челтәрләрдә Белоретта яшәүче бер хатын.
Буганак авылына экстрасенслар нинди вакыйганы тикшергәннәрдер, әлегә билгесез. 2017 елда анда 9 яшьлек Яна Перчаткинаны җирләгәннәр. Кыз хәбәрсез югалган булган, аны бер ай эзләгәннәр, җансыз гәүдәсе йорт подвалында табылган. Аны бер ир үтергән, соңыннан ул үз-үзенә кул салган. Экстрасенсларны бәлки шул хәлнең нечкәлекләрен ачыкларга чакырганнардыр.